Быел кыш  җылы булды
Яңалыклар тасмасы

Быел кыш җылы булды

Җылыту сезоны елдан-ел кыскара бара.

2024/2025 елда ул 208 көн тәшкил итте. Алдагы елда 210 көн иде. Урамдагы уртача һава температурасы – 0,5°С. 2023/2024 елгы җылыту сезонында  –  3,1 °С иде.

Сезонда иң түбән температура 2025 елның 23 январендә  минус 17,6°С, ә 2023-2024 елда  9 декабрьдә минус 29,2°С. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте. Быелгы сезонда февраль аеруча салкын булды. Тәүлеклек уртача температура – 8, 4°С.  2023-2024 җылыту сезонында январь иң салкын ай иде. Тәүлеклек уртача температура -13,2°С.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җылыту сезоны торак-коммуналь хуҗалык

Нет комментариев