Бәйрәм трамвае йөри башлады
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм трамвае йөри башлады

Чаллыда бәйрәмчә бизәлгән махсус трамвай йөри башлады. Аңа беренче булып 39 нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары утырды.

«Электротранспорт» һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музееның уртак проекты буенча бизәлгән трамвай деподан кузгала һәм Сөембикә проспекты буенча хәрәкәт итә. Пассажирларны бәйрәмчә бизәлгән салонда Кыш Бабай һәм Кар Кызы-трамвай йөртүчесе каршы ала. Сәфәр вакытында укучыларга викторина оештырылды, балалар сорауларга җавап бирделәр, әкиятләр буенча табышмаклар чиштеләр.
 


транспорт трамвай юл

Нет комментариев