Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәр вакытында хастаханәләрне препаратлар, персонал һәм саклык чаралары белән тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән

Рөстәм Миңнеханов: Бездә дарулар һәм койкалар җитәрлек санда

Татарстанда хәзер коронавирус белән авыручылар өчен дарулар һәм койка урыннары җитәрлек күләмдә. Бәйрәмнәр вакытында медицина учреждениеләрен препаратлар, персонал һәм саклык чаралары белән тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте. 

«Бездә дарулар һәм койка урыннар җитәрлек күләмдә. Без бәйрәмнәр вакытында барлык сырхауханәләр һәм хастаханәләрне җитәрлек дәрәҗәдә препаратлар, персонал һәм саклык чаралары белән тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирдек. Барлык чаралар да күрелгән», — диде ул.

ТР Президентының һәр көне коронавирус белән авыручылар саны буенча хисап турында фикер алышудан башлана. «Бу тема даими рәвештә тикшереп торуны таләп итә», — дип билгеләп үтте Республика җитәкчесе.

Хокук саклау системасы, муниципалитетлар комиссиясе, Роспотребнадзор эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада барлык нормалар һәм стандартлар үтәлә.

«Без ковид сәбәпле генә дә 176 кешене югалттык. 80 ел эчендәге үлемнәр санын алсак, кызганычка каршы, бу күрсәткеч арткан. Без зур игътибар белән аның сәбәпләрен тикшереп барабыз. Бүген планлы ярдәм күрсәтелә, әмма безнең сәламәтлек саклау системасының төп өлеше коронавирус мәсьәләләре буенча эшли», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев