Чаллы әбиләрен алдаган курьерны тоттылар
Ул гаебен өлешчә таныды.
Чаллы судында мошенниклар курьеры булып эшләгән ир-атны хөкем иттеләр. Ул өч эпизод буенча гаепләнде. Пенсионерларның 4 млн сумнан артык акчасын алып киткән.
Алдау схемасы элеккечә. Мошенниклар өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә туганнары исеменнән шалтыратканнар. Янәсе юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннәр. Эшне зурга җибәрмәү өчен акча сораганнар. Пенсионерлар туганнарына шалтыратып белешмәсеннәр өчен телефонны куймаганнар. Бер-бер артлы «полиция», «тикшерүчеләр» шалтыратып куркыткан. Тагын да ышаныч уяту өчен пенсионерларга туганнарын җинаять җаваплылыгына тартмау турында гариза язарга тәкъдим иткәннәр. Шул арада курьер акча артыннан әбиләргә ашыккан. Сумманың бер өлешен үзенә калдырган, калганын мошенниклар счётына күчергән.
Судта курьер гаебен өлешчә таныды. Аны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул гомум режимлы колониядә утырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев