Чаллы әбиләрен алдап, акча үзләштерүче ир-атны кулга алдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы әбиләрен алдап, акча үзләштерүче ир-атны кулга алдылар

Аның эше буенча суд утырышы булды.

Сүз Галиуллин фамилияле Чаллыда яшәүче ир-ат турында. Ул Интернет мошенниклар белән берләшеп, пенсонерларны алдый. Зур суммалар үзләштерә. 

Мошенниклык схемасы киләсе рәвештә була. Эшне мошенниклар башлап җибәрә. Пенсионерларга полиция хезмәткәре булып шалтыратып: “Синең улың (кызың) авариягә эләкте, коткару өчен шуның кадәр сумма кирәк”, - диләр. Бу вакытта психологик яктан нык басым ясыйлар. Трубканы ташлаттырмыйча улы (кызы) булып та сөйләшәр. Әби-бабайлар нишләсен?! Ышанып, тизрәк акча әзерлиләр. Аны такси йөртүчесе килеп ала. Соңыннан акча Галиуллин кулына эләгә. Ул сумманың 95 процентын телефоннан шалтыратучы мошенниклар счётына күчерә. 5 процентын үзенә алып кала торган була.

Полиция хезмәткәрләре сизмәсен өчен мошенниклар үзара социаль челтәрләрдә аралаша. Шалтыратканда да төрле номерлар кулланалар. Галиуллин барлыгы 1 миллион 300 мең сум үзләштерергә өлгерә. 

Галиуллинга карата Чаллыда суд утырышы булды. Аны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Моннан тыш, 2 ел төзәтү эшләре дә билгеләнде. 
Үзләштерелгән акчалар өлешчә хуҗаларына кайтарылды. 

Фото ul.aif.ru сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенниклар хокук полиция суд

Нет комментариев