Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы активистлары үзләре йон эрләп оекбаш бәйли

«Эшебез күп. Булдыра алганча игелекле эшкә үз өлешебезне кертергә тырышабыз», - ди ТОС рәисе Федия Минхаҗиева.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, халкыбыз хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, госпитальдәге яралыларга ярдәм итә башлады. Шунысы игътибарга лаек: бу игелекле эшләр дәвамлы. 

Бу эштән шәһәрнең территориаль иҗтимагый советлары да читтә калмады. Алар шәһәр халкы белән бергәләп солдатларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга үз өлешләрен кертәләр. 

"Эшебез бик күп. Көннәр салкынайта. Хәрбиләргә җылы носкилар кирәк. 15 кеше җыелып оекбашлар бәйлибез. Йон эрли торган электр «прялка»сы сатып алдым. 1970 елда минем бригадада эшләгән Анна Павлова ярты капчык сарык йоны китерде. Шәһәр советы депутаты окоп шәме ясарга 60 кг парафин, 2 тартма юеш салфетка бирде. Шәһәрдәшләребез булдыра алганча игелекле эшкә үз өлешләрен кертәләр. 11 октябрьдә 15 тартма гуманитар ярдәм җибәрдек. Аның бер өлеше  фронтка, бер өлеше – госпитальгә, бер өлеше шартлаулардан зыян күргән Лисичанск халкына китте", – ди бу эшләрне оештыручы «38нче комплекс» территориаль иҗтимагый советы рәисе Федия Минхаҗиева. 

Йон носкилар бәйләү өмәсенә Татьяна Павлова, Любовь Ишаева, Нина Кулачек, Рәкыйга Солтанова, Валентина Кучаева, Фәймә Галәветдинова, Зөлфирә Хәлиуллова, Зөлфия Камалова, Тамара Никонова, Мәүлия Гарифуллина, Анна Павлова, Фәйрүзә апа, Людмила һәм башкалар бик теләп йөриләр.

"Күңел җылыбызны кушып, исән-сау кайтсыннар дип теләкләр тели-тели эшлибез. Үзебезнең ТОСтан киткән хәрбиләргә аерым, шәһәр егетләренә аерым посылкалар җибәрәбез. Җибәргән әйберләребез ияләренә барып җитә. Егетләр рәхмәт әйтәләр. Без хәрбиләребезгә булыша алуыбыз белән үзебезне бәхетле һәм кирәкле итеп хис итәбез", – диләр изге күңелле ханымнар. Күбесе йон носкиларны өйләрендә дә бәйләп китерә. 

Бу ханымнар окоп шәмнәре дә ясыйлар икән. Аларга 54нче гимназия, 45нче һәм 53нче мәктәп укучылары да кушыла. Алар банкалар китерәләр.
Хатын-кызлар токмач та кисәләр. Егетләргә нәрсә кирәк, шул әйберләрне туплап җибәрәләр. Ике атнадан соң чираттагы гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына озатылачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ