Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артистлары балаларга яңа ел бүләге әзерли

«Теләмишкин»ның рәсемен балалар үзләре ясый.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары балалар өчен яңа ел бүләге - татарча спектакль әзерли. Ул "Теләмишкин" ("Нехочуха") дип атала. Аның өстендә актер Фирдүс Сафин эшли.

"Теләмишкин" спектакле афишасында балалар рәсемнәре булачак. Шуңа күрә татар драма театры балалар арасында рәсем конкурсы игълан итте. 

"Рәсемнәрне 1 ноябрьга кадәр кабул итәбез. Иң матуры афишада урын алачак. Астына авторның исемен дә язып куячакбыз", - диде театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев