Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы аттракционнарына су буе чират булмаячак

Аттракционнар 1 майдан эшли башлый. Әлеге вакытта тулы куәтле эзерлек эшләре бара.

Быел Чаллыда аттракцион кассаларына су буе чиратларны киметү өстендә эшлиләр. Бу хакта Җиңү паркы җитәкчелеге хәбәр итә. "Шәһәрдәшләребез телефоннарына махсус кушымта урнаштырып, аның белән аттракционнар өчен түли алачак. Моның өчен кушымтада үз аккаунтыңны булдырырга кирәк һәм анда акча салырга. Шул рәвешле, паркта аның беләгән теләгән атынгычка кереп була алачак. Моның өчен һәр операторда булган махсус смартфонга телефонны  куеп алырга гына кирәк була. Бернинди озын чиратларда торып кассадан билет аласы булмый," - ди Яр Чаллы шәһәре мәдәният һәм ял паркы муниципаль унитар предприятиесенең директор урынбасары Ришат Сәлимгәрәев.

Шулай ук, паркта "Кунак" ("Гость") картасы да эшләячәк. Аның белән, шулай ук, аттракционнарга урында гына түләп керергә була.

Бонуслар системасын да кертергә уйлыйлар. Әлегә аның өстендә эш алып барыла. Мисал өчен, картаны билгеле бер суммага тулыландырган өчен күпмедер бонус килә. Аларны карусельләрдә атыныр өчен тотарга мөмкин булачак.

Әлеге түләү системалары ике паркта - Яңа шәһәрнең Җиңү паркында һәм ГЭСтагы паркта эшләячәк.

"Гадәти кассалар да була, алардан кискен баш тарта алмыйбыз. Әмма тиздән, мисал өчен, " Кунак" картасын махсус терминалдан алырга мөмкин булачак. Шунда ук акча салу да каралган. Бу июль айларында булыр дип көтелә",- ди Ришат Сәлимгәрәев.

Аттракционнар 1 майдан эшли башлый. Әлеге вакытта тулы куәтле эзерлек эшләре бара.

Быел Җиңү паркында яңа аттракцион да барлыкка киләчәк. Ул паркка июнь ахырында кайтып җитәчәк. Атынгыч 10 яшьтән өлкәнрәкләр өчен һәм экстималь төрләрдән санала. Аны "Аккошлар" ("Лебеди") таганы янында урнаштырырга уйлыйлар. Бу хакта монда язган идек.

 

Телеграм - ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев