Чаллы автобусында ир-атлар сугышты - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автобусында ир-атлар сугышты - ВИДЕО

Әлеге хәл хәзер РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин күзәтчелеге астында.

Социаль челтәрләрдә Чаллыда бер төркем ир-атларның сугышуы турында видео таралды. Конфликт автобуста ук килеп чыга. Җәмәгать траспорты туктагач, ир-атлар урамга чыгып сугыша башлый. Тавыш-гауга сәбәбе төгәл билгеле түгел. Бу вакыйга хокук сакчыларында кызыксыну уятты. РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җентекләп тикшерергә кушты. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Нет комментариев