Чаллы балыкчылары гомерләрен куркыныч астына куя
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балыкчылары гомерләрен куркыныч астына куя

«Су калкып чыкканга да исләре китми», - ди МЧС инспекторы Зиннур Мостафин.

Бу һәм алдагы атналарда синоптиклар +7..+10 градус фаразлый. Боз өсте ныклыгын югалта, балык тоту куркыныч, дип кисәтә МЧС хезмәткәрләре. Кама, Мәләкәс елгаларында инде боз ярылды. Су калкып чыккан урыннар да бар. Боз калынлыгы 25-30 см-ны тәшкил итә. 

"Бозның калынлыгы түгел, аның структурасы курку уята. Ул көннән-көн үзгәрә. Аеруча Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында куркыныч. Анда су чыккан урыннар күп. Тик балыкчыларның моңа исе китми. Биредә көн саен 20-30 кеше балык тота, гомерләрен куркыныч астына куялар", - ди МЧС инспекторы Зиннур Мостафин. 

МЧС хезмәткәрләре балыкчыларны кисәтү максаты белән көн саен рейдлар оештыра. Балыкчылар гына сезонны ябарга ашыкмый.  

Фотолар ТР МЧС хезмәтенең Чаллыдагы бүлегеннән алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев