Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банкта петарда шартлатучы ир-атны тоттылар

Ул Тукай районыннан.

Чаллының Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, вакыйга 26 июньдә була. Билгесез ир-ат шәһәр банкларының берсенә кереп петарда кабыза. Аны банкомат янында шартлата. Үзе урыннан кача. Бәхеткә, беркем зыян күрми.

Тикшерүләрдән соң, хокук сакчылары салют оештыручы эзенә чыга. Ул Тукай районында яшәүче 47 яшьлек ир-ат. Үз гаебен таныган. Әмма гамәле сәбәпләрен әйтмәгән. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җинаят