Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Башкарма комитет җитәкчесе социаль объектларда ремонт барышын тикшерде

Ул бу объектларда контроль даими булачагын искәртте.

Чаллы шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов социаль объектларда капиталь ремонт барышын карады. 
Республиканың суд-медицина экспертизасы бинасында түбә ябу, инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре тәмамланып килә. Бинага керү юлы ремонтланган. Биредә эшләр графиктан алда бара.
Зяб бистәсендәге «Чаллы» спорт мәктәбендәге шугалакта да эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта объектта төзелеш-монтаж эшләре бара, финансларның күп өлеше технологик җиһазлар алуга тотыла. 
Комсомол районындагы 2нче мунчада да комплекслы эшләр башкарыла: түбә, фасада яңартыла, инженерлык челтәрләре алыштырыла. Коляскада хәрәкәтләнүче кешеләр өчен уңайлыклар тудырыла. 
Фәрид Салахов әйтүенчә, бу биналар җитәкчеләрнең даими контролендә була, чөнки алардан көн саен меңләгән кеше файдаланачак. 
Фотолар Ф.Салаховның «Вконтакте» битеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр Фәрид Салахов