Чаллы бюджетына – 1 млрд сум акча
Бу планнан 260 млн сумга артык.
Муниципаль милекне файдаланудан шәһәр бюджетына шуның кадәр акча керде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
«628, 5 млн сум урынына 1 млрд сум акча керде. План 163 процентка үтәлде», – диде ул.
Җир участокларын һәм муниципаль милекне арендага бирүдән, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштырудан, реклама конструкцияләрен кую һәм кулланудан иң күп табыш кергән. Бу керемнәрнең 78 процентын тәшкил итә. Җиргә аренда түләвеннән 627 млн сум акча тупланган. Бу планнан 260 млн сумга артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев