Бу хакта финанас идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.
2026 елның беренче яртысында Чаллы шәәһре бюджетына 13 млрд 242 млн сум табыш кергән.
«Аның 5 млрд 331 млн сумы салымныкы һәм салымнарныкы булмаган, 7 млрд 911 млн сумы бюджетара трансфертлар», – диде финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова дүшәмбе киңәшмәсендә.
Белгеч физик затларның кеременә салымнан бюджтека 3 млрд 646 млн сум акча керүен әйтте. Бу – барлык сумманың 77,2 проценты дигән сүз.
Еллык план 42 процентка үтәлгән. Узган елының шул чоры белән чагыштырганда 14 процентка артык.
Нет комментариев