Чаллы бюджетының чыгымнары һәм керемнәре 25 млрд сумнан артып китте
Бу хакта сессиядә билгеле булды.
Шәһәр Советының быелгы соңгы сессиясендә бюджетка үзгәрешләр кертелде.
"Шәһәр бюджеты арту ягына үзгәрде. Махсус хәрби операция шартларында, икътисадта кыенлыклар булуга карамастан ел башында керемнәр һәм чыгымнар 18 млрд сум итеп расланган иде. Хәзер ул 25 млрд сумнан артык", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Сессиядә шулай ук Шәһәр Советының киләсе елга якынча эш планы расланды, шәһәр уставына үзгәрешләр кертелде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2025 елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев