Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы блогеры Рәмис Гыйльметдинов катлаулы операция кичергән

«Шуның аркасында көнбагыш мае рекламасында төшә алмадым!» ди ул.

– Бу көннәрдә үземә чәч куйдырдым. Соңгы 4-5 елда ниндидер сәбәпләр аркасында чәч коела башлады. Геннан дип беләм мин моны. Ниһаять, теләгән хыялым чынга ашты. Бу куелган чәчләр хәзер каты җил чыкса да, каты итеп тартсаң да, бер дә коелмаячаклар. Тәҗрибәле табиблар 5 сәгать эчендә башымдагы чәчне яңарттылар да куйдылар. Россия буенча иң түбән бәя – Казанда булып чыкты. Күп сорауларга җавап бирәм: бу процедура 60 меңнән башлап, 120 меңгә кадәр булырга мөмкин. Бәясе – ничә чәч утыртудан тора. Чәч коелу аркасында мин телевизорда «Хебданшолдарс» һәм көнбагыш мае рекламасында төшә алмадым. Аның каравы Вин Дизель урынына «Форсаж 10» фильмында төшәргә чакырганнар иде, – дип сөйли блогер Рәмис. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев