Чаллы предприятиесендә эшләүченең кулы кысылган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиесендә эшләүченең кулы кысылган

Аңа ампутация яный.

"Чаллы Бройлер" предприятиесендә эшләүче 27 яшьлек хатын-кызның кулы җайланмага кысыла. Фаҗига кичке сәгать 18:30 була. Бу хакта Тукай районы прокуратурасы хәбәр итте.  

Хатын-кызның кулы сына һәм күкрәгенә зыян салына. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә – аңа ампутация яный. Район прокуратурасы тикшерү уздыра. Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары, шул исәптән производствода бәхетсезлек очрагына китергән сәбәпләр һәм шартлар ачыклана. 


Нет комментариев