Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы чәчәкләрен Казанга алып киттеләр

Әлеге композиция башкалада үтәчәк «Бакчачы көне - 2023» күргәзмәсендә урын алачак.

Бүген «Мәхәллә» идарә итү компаниясе «Чәчәкләр фестивалендә катнашкан «Сабантуй» композициясен сүтеп Казанга озатты. Ул  башкалада үтәчәк «Бакчачы көне - 2023»  күргәзмәсендә Чаллы композициясен бизәячәк. 

Мондый күргәзмә ел саен башкаланың Агросәнәгать паркында үтә. Анда республиканың бакчачылары һәм фермерлары үзләре житештергән яшелчә, жиләк-жимешләрдән күргәзмәләр ясый.

Чаллы бакчачылары чәчәкле «Сабантуй» мәйданында урнашачак. Исегезгә төшерәбез, «Мәхәллә» идарә итү компаниясенең эше шәһәркүләм конкурста икенче урынны алды. Интернет сораштыруларда исә бәйрәмгә килгән халык нәкь менә аны җинүче дип тәкъдим иткән иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы