Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутаты Лисичансктан кайтты

«Лисичанскта Рөстәм Гатин командасына булышуны бурычым дип санадым», - ди Раил Минегалиев.

«СтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев шушы көннәрдә Лисичансктан кайтты. Ул Рөстәм Гатин командасына кешеләрне ашатырга ярдәм иткән.

 «СтройТраст» компаниясе, депутат үзе дә Рөстәм Гатинның мохтаҗларны ашатуга һәм киендерүгә юнәлдерелгән «Приют человека» проектын гамәлгә ашыруга даими ярдәм итә. «Якташым Рөстәм Гатин командасына туган шәһәребездә генә түгел, Лисичанскта да ярдәм итүне үземнең бурычым дип санадым. Ерактан ярдәм итү бер, ә янына барып, бу эштә катнашу бөтенләй башка. Мин гуманитар йөк тә илттем. Абдерәшит хәзрәт белән бергә бардык, ул юлны яхшы белгәнгә, 1,5 тәүлек эчендә кирәкле урында идек инде. Башта поезд, аннары машина белән Луганскка бардык. Аннан безне махсус транспорт белән килеп алдылар. Без үзебез белән берничә рюкзак гуманитар ярдәм, шул исәптән дарулар да алып бардык», – ди Раил Минегалиев.

Эшмәкәр берничә көн Рөстәм Гатин командасында волонтер булып эшләгән. Иртән мич яккан, кайнар аш әзерләшкән һәм аны башкалар белән бергә кешеләргә таратып йөргән. «Егетләр бик зур эш башкаралар. Алар көненә 5000 кешегә җитәрлек кайнар ризык әзерлиләр, аны шәһәрдәге 7-10 урынга тараталар. Рөстәм һәм аның командасы электр, җылылык, су булмаган җирдә үзләре ашарга әзерли алмый торган кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә тормышларын алып барырга булышалар. Лисичанскта генератор, мичләр, утын юк... Волонтерлар мондагы халыкны һәр көнне кайнар ризык белән тәэмин итәләр. Алар ризыкны төрләндерергә тырышалар. Солы, карабодай, «перловка» боткалары әзерлиләр. Андый тәмле перловка боткасын минем бер кайчан да ашаганым юк иде! Бу проект шәһәр башкарма комитетының матди ярдәме белән (Чаллыдан азык-төлек җибәрелә) тормышка ашырыла. 

Авыр хәлдә калган кешеләргә үзләрен кайгыртуны тою бик мөһим. Рөстәм Гатин командасы берничә ай дәвамында аларны кайгырта. Бронежилет, каска киеп эшләгән Рөстәмне һәм аның командасындагы егетләрне үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә китүчеләр белән тиңләргә кирәк дип саныйм. 
Тулаем алганда,  Лисичанск халкы Татарстаннан уңды. Татарстаннан аларга даими рәвештә төрле яклап ярдәм күрсәтелә», – диде ул. 

Раил Минегалиев хәрбиләр, волонтерлар, кешеләр белән дә сөйләшкән. Шәһәр халкына сораган әйберләрен (кемгә – коляска, кемгә подгузник һәм башкалар) тапшырган. Моннан тыш, алар Рөстәм Гатин белән бергә бер хәрбине өенә кайтарырга булышканнар. Егет үзенең әтисен соңгы юлга озатырга өлгергән. 
«Бу сәяхәттән мин үземне борчыган бик күп сорауларга җавап таптым. Без Татарстан шефлыкка алган Лисичанск халкына булышуны дәвам итәбез, шул ук вакытта Чаллыдагы мохтаҗ кешеләрне дә онытмыйбыз», – ди шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев.
Зөлфия ГАЛИМ

Фото Светлана Шадринадан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция ярдәм янәшә