Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутаты төнлә дә эшли: кеше гомерен коткара

«Мондый адымга баруымның сәбәбе бар», - ди Марсель Төхвәтуллин.

Шәһәр Советы депутаты, "Новые люди" партиясе яклы, "Приборкам" компаниясе директоры Марсель Төхвәтуллин төнлә дә эшли. Волонтёр-коткаручы булып. Берничә ай эчендә ул командасы белән күпме кеше гомерен саклап калуга ирешкән!

"Мин - 4 бала әтисе. Зурысы мотогонкалар белән мавыга. Гадәттән тыш хәлгә әзер торырга кирәклеген аңлыйм.
Тормышта да күп тапкырлар юл-транспорт һәлакәте шаһиты булырга туры килде. Берсендә хәтта күз алдымда зыян күргән ир-ат үлде. Мин һәм башка шаһитлар аңа ничек ярдәм итәргә кирәк икәнен белсәк, бәлки, ул исән калган булыр иде. Шул вакыттан соң мин беренче ярдәм күрсәтү курсларына язылдым. Коткаручы булып эшләүче волонтёрлар белән таныштым. Берсе күңелемә үтеп керерлек вакыйга турында сөйләде. Төркиядә ял иткәндә ике яшьлек кыз бата башлаган. Отель пляжындагы коткаручылар аны диңгездән чыгарганнар чыгаруын, әмма беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә кирәклеген белмәгәннәр. Чаллы волонтёры каушап калмаган. Курсларда өйрәнгәнчә йөрәк-үпкә реанимациясе ясаган. 30нчы тапкырдан соң бала сулап җибәргән. Аның сөйләүләреннән соң минем дә коткаручылар хәрәкәтенә кушыласым килде", - ди Марсель Төхвәтуллин.

Волонтёрларның эше җайга салынган. Аларга «Спасатель рядом» телефон кушымтасы аша шаһитлардан хәбәр килә. Эше тыгыз булса, ашыгыч ярдәм хезмәте дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Волонтёрлар аптечка тотып тиз арада фаҗига урынына юнәлә. Табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтә торалар. Шул ук вакытта алар белән элемтәдә дә булалар.

Волонтёрлар исереп егылган кешеләрне аңына китерәләр. Сәламәтлекләренә куркыныч янамаса, өйләренә озаталар. Инсульт кичергәннәргә табиблар килгәнче билгеле тән позициясен алырга ярдәм итәләр. Яраланганнарның каннарын туктаталар. 

"Спасатель рядом" кушымтасы ярдәмендә волонтёр-коткаручылар чакыртып булуы турында күпләр белми. Башкалар да белсә, күбрәк кешегә ярдәм итеп булыр иде", - ди депутат Марсель Төхвәтуллин.

Фотолар шәһәр Советы депутаты Марсель Төхвәтуллинның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев