Чаллы дизайнеры – «Гаилә һәм эш» форумында
Анда төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән хатын-кызлар җыелды.
Кием дизайнеры, эшмәкәр, кабатланмас модельле киемнәр тәкъдим итүче кибет хуҗасы Лилия Абдуллина хәйрия форумында катнашты. – «Гаилә һәм эш» (Семья и дело) дип аталган әлеге чара Казанда, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үтте.
Форумга төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән хатын-кызлар җыелган. Алар гаиләсен дә игътибар үзәгендә тота, бизнеста яки үз һөнәрендә, җәмгыятьтә дә үрләр яулаган. Катнашучылар арасында Чаллыдан Лилия Абдуллина да бар. Яраткан тормыш иптәшенең терәге, җаваплы әни, кабатланмас коллекциясен булдырган бу талантлы дизайнер белән «Шәһри Чаллы» укучыларын да таныштырган идек инде.
Аның нәфис, салават күперенең бар төсләрен үзенә җыйган күлмәкләре, итәкләре, костюмнары, пальто, тун, курткалары бу чарада да залны үзенә гашыйк итте. Бу вакытта килешле татар көйләре яңгырап торды. Шунысы үзенчәлекле: аның киемнәрен күпләр ияләшкән озын буйлы, ябык гәүдәле яшь модельләр генә түгел, төрле яшьтәге, төрле фигуралы ханымнар да күрсәтте. Бу алым гүзәл затларның һәрвакыт матурлыкка, затлылыкка лаек булуын ассызыклый. Шуңадыр, дизайнер киемен сәхнәдә тәкъдим итүчеләрнең кәнагатьлек хисе йөзләрендәге елмаюында, ышанычлы адымнарында чагылды.
Хатын-кызлар Чаллы дизайнерының киемнәре аларны саклавын әйтте. Шул ук вакытта тәнне капласа да, кием матур, тыйнак булса, ул барыбер ир-атларның игътибарын җәлеп итә икән. Форумны оештыручылар Лилия Абдуллинаның киемнәре кабатланмас, ягъни берәрләп кенә җитештерелүен ассызыклады. Тукыма сыйфатына аерым тукталырга була. Дизайнер киҗе-мамык, ефәк, җитен, йон, кашемир, ягъни табигый, сулый, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган материаллар куллана. Үз эшенең остасы булган тегүчеләрне җәлеп итә.
Шәһәрдәшебез әйтүенчә, ул форумнан яңа идеяләр, катнашучылардан тәҗрибә туплап кайткан. Ул моны якын арада үз иҗатында, эшендә кулланырга ниятли. Чөнки миссиясе – мөмкин кадәр күбрәк хатын-кызларны матур киемнәр аша бәхетле итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев