Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга эксклюзив коллекция карарга киләчәкләр

Мәскәүдә ВДНХ мәйданында «Бизәкләр» («Узоры») 2нче халыкара мәдәният, мода һәм милли кунакчыллык фестивале узды.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Ингушетия, Дагыстан, Чечен республикасы, Кабардино-Балкариядән,  әдәпле мода юнәлешендә иҗат итүче дизайнерлар катнашты. 

Татарстан данын Казаннан Элара Шәйхи һәм Чаллыдан Лилия Абдуллина яклады. Шәһәрдәшебез тамашачыларга табигый тукымалардан тегелгән эксклюзив коллекциясен тәкьдим итте.

- Показдан соң миңа сүз бирделәр. Үземнең яшь, төзек, елга буенда урташкан, матур Чаллы каласыннан икәнлегемне әйттем, барысын да кунакка чакырдым. Күлмәкләремне якынрак килеп караганда: “Кызыктырдыгыз, хәзер шәһәрегезне дә барып күрәсебез килә” диделәр. Әлеге чарадан илһам алып, бик күп кешеләр белән танышып, киләчәккә зур планнар корып кайттым, –  дип уртаклашты Лилия ханым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев