Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы дизайнеры мәскәүлеләрне киендергән

Киемнәр салават күперендәге бар матур төсләрне үзенә ала.

Чаллы дизайнеры Лилия Абдуллина туган көнен билгеләп үтте. Шәһәрнең бер ресторанында җыелган кунакларга ул бүләк – үзенең җәйге һәм көзге коллекциясе белән танышу әзерләгән. Үзенчәлекле модель ханымнар, нәфис һәм купшы образлар, якты төсләр эш көне дүшәмбене бәйрәмгә әверелдерде. 

Коллекциянең асылында гыйбрәтле фикер ята – изүләре ябык, озын күлмәкләр серлелеге, табигый нәфислеге белән үзләренә гашыйк итә. Сәхнәдәге модельләр өрфия кебек җиңел ефәктән, йомшак, тәнгә рәхәт киҗемамыктан, сулый торган тукымалардан тегелгән күлмәкләр, җылы, тузмый торган йоннан пәлтәләр тәкъдим итте. Образлар салават күперендәге бар матур төсләрне үзенә алган. Лилия Абдуллина фикеренчә, һәр хатын-кызның үз төсе бар, ул төс аңа теләген тормышка ашырырга ярдәм итә. 

Әйтик, җете зәңгәр төс акча эшләү юлларын «күрсәтә», сары төс белән дөньяның уңай, яхшы якларын күрү җиңел, фирүзә төсе (бирюзовый) организмдагы бизләр эшчәнлеген көйли, алсу төс яшәртә, эчке «бала»ны сөендерә, җете яшел йөрәк-кан системасына шифалы тәэсир итә, сирень төсе кыюлык, фикер ачыклыгы өсти икән.

Образларны тәкъдим итүче модельләр дә үзенчәлекле иде – төрле яшьтәге, төрле фигуралы ханым-туташлар тәүге тапкыр сәхнәдә чыгыш ясады. Һәркайсының Лилия ханым белән танышу тарихы да бар. Кемдер аның элеккеге хезмәттәше, кемдер кибеткә кергән дә, 70кә якынлашса да, үзенең яшь чактагы модель булу хыялын тормышка ашырган, кемдер иптәш кызының статусында матур күлмәкләр фотосын күреп кызыккан.

«Тормышта барысына да ирештем дия алам. Үземне бу өлкәдә дә сынап карарга булдым. Ә мин башкалардан киммени дип үземне үсендердем. Матур киемнән үзеңне чибәр тоясың икән», – ди модель Әлфия Герасимова.

Бәйрәмгә килгән бер ханым үзенең улы Ранель белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде. Узган ел дизайнерның коллекциясен карарга килә алмагач, чарада төшерелгән видеоны ул бала белән бергәләп караган. «Әни, синең урында булсам, мин анда бармый калмас идем», – дигән Ранель. Иң гаҗәбе шул, ярты елдан малай рәсем сәнгате белән мавыгып, бүгенге көндә матур картиналар иҗат итә икән.

Әлеге образларны күптән түгел «Уникаль Россия» дип аталган 4нче сәнгать-сәнәгать форумында Мәскәү, соңрак Казан тамашачысы да югары бәяләде, Күп күлмәкләр хәзер башкала хатын-кызларыныкы. Шунысы да игътибарга лаек, илебезнең 140 дизайнеры каршында Татарстан данын яклаганда шәһәрдәшебез үз күлмәкләре белән татар җыры аша таныштырды. 
Һәр хатын-кыз уникаль күлмәккә, ягъни сәламәт һәм бәхетле булырга лаек. Шул вакытта ул үз тормышын гына түгел, җиде буын якыннарының яшәешен яхшы якка үзгәртә ала. Лилия Абдуллина әнә шундый фикердә.

Фото Лилия Абдуллинадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев