Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете 500 сум ришвәт биреп тотылды

Инспекторларь җинаять җаваплылыгына тартылачагы турында кисәтә, әмма ул барыбер проблеманы законсыз рәвештә хәл итәргә сорый.

24 яшьлек Чаллы егете җинаять җаваплылыгына тартылачак. Ул автоинспекторларга 500 сум ришвәт тәкъдим итүдә гаепләнә. Инспекторлар аны кичке патруль вакытында туктатып, документларын тикшергән була. Егетнең иминият полисы булмый. Машина йөртүче протокол төземәүләрен сорап, акча «төртә». ГАИ хезмәткәре баш тарта. Әмма машина йөртүче барыбер проблеманы законсыз рәвештә хәл итәргә сорый. Инспекторлар аны полиция бүлегенә озата. Иминият полисы булмаганы өчен административ протокол да төзиләр. 

Ришвәт бирү факты буенча хәзер тикшерү бара. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев