Чаллы егете инспекторларга ришвәт бирүдә гаепләнә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете инспекторларга ришвәт бирүдә гаепләнә

Аңа 2 елга кадәр төрмә яный.

Чаллы инспекторлары “Renault” автомобилен туктата. Тикшерү барышында 26 яшьлек машина йөртүченең алкоголь куллануы ачыклана. Егет эшне зурга җибәрмәүне сорый – качырып 5 мең сум ришвәт бирә. Инспекторлар аны полиция бүлегенә озата.

Ришвәт бирү һәм алу закон буенча тыела. Татарстан дәүләт автоинспекциясе җәза төренең дә катгый булуын кисәтә. Ришвәт бирүче 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Моннан тыш, штраф та салына.

Ел башыннан Татарстан буенча 34 ришвәт бирү очрагы теркәлде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ рейд операция

Нет комментариев