Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете мотоциклсыз калды

Исерек килеш руль артына утырып, машина таныклыгын да алдырткан булган.

Чаллы автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәр проспектларына рейд белән чыкты. Максатлары бер - юл кагыйдәләрен бозучыларны тоту. Экипаж машиналары белән генә түгел, инспекторлар мотоциклларын да эшкә җикте. "Хәзер ике тәгәрмәчле транспортта куучы яшьләр активлашты. Юл кагыйдәләрен бозалар, зур тизлектә йөриләр, җәяүлеләрне үткәрмиләр",  - ди инспекторлар. 

Рейд барышында 27 яшьлек мотоциклчыны туктаттылар. Номерлары юк. "Тимер" атын учётка куймаган. Тикшерә торгач, әлеге егетнең машинада исерек килеш йөреп, таныклыгын алдыртуы да ачыкланды. Аннан соң да ул берничә тапкыр документларсыз машинада йөреп тотылган булган. 

Чаллы автоинспекциясе пропаганда бүлегенең өлкән инспекторы Рузил Заһидуллин әйтүенчә, мотоциклчыга җинаять кодексының 264 маддәсе буенча штраф салыначак, транспорты штраф стоянкага озатылды. 

Рейд барышында юл кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләр дә туктатылды. Алар турында тулырак "Шәһри Чаллы" газетасының киләсе номерыннан укыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция