Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете өченче тапкыр исерек килеш инспекторларга эләкте

Аны хәзер ни көтә?

Лаякан исерек. Җитмәсә, руль артында. ЮХИДИ хезәткәрләре кичке якта 34 яшьлек "LADA Kalina" хуҗасын тоткарлады. Алкогольгә медицина тикшеренүен үтүдән ул баш тартты. Аны “Автозавод” полиция бүлегенә озаттылар. Хәзер җинаять эше кузгатырга уйлыйлар. Машинасы махсус стоянкага озатылды.

Әлеге егет моңарчы да 2 тапкыр исерек килеш тотылган булган. 2021 елда 18 айга машина йөртү таныклыгын алып, 30 мең сум штраф салганнар. Шул ук елны тагын алкоголь эчеп машинага утырган. Анда инде җинаять эше кузгатканнар, таныклыгыннан 2 елга мәхрүм иткәннәр. Хәтта 240 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп иткәннәр. 

Искәртергә кирәк, быел кышкы бәйрәмнәр вакытында инспекторлар 32 исерек машина йөртүчене тоткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ штраф закон