Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетен Украина төрмәсеннән коткардылар

Ярдәм сорап, волонтёрларга аның әнисе чыга.

“Своих не бросаем” фонды волонтёрлары Виталий исемле шәһәрдәшне Чаллыга кайтаруга иреште. Ул 10 ел элек Киевка киткән була. Шунда яшәгән, әмма кулында Россия паспорты булган.

-    Шул сәбәпле аны эзәрлекли башлыйлар, төрмәгә утырталар. Ул Молдавиягә качу юлын таба. “Своих не бросаем” фонды аңа Чаллыга кайтырга ярдәм итә. Әнисе Любовь Александровна сөенеп туя алмый. Хәзер Виталийга медицина тикшеренүе үтү һәм эш табу мәсьәләләре хәл ителә”, - диде ТР буенча кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева. 

Бу - кеше хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре белән хәл ителгән проблемаларның берсе. Узган ел үз сораулары белән барлыгы 65 шәһәрдәш мөрәҗәгать иткән. Ольга Силаичева әйтүенчә зарланып килүчеләрнең артуы күзәтелә. Сораулар гадәттә торак-коммуналь хуҗалыгы, хезмәт хакы, социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле. 

Татарстанның кеше хокукларын яклау вәкаләтле җәмәгать ярдәмчесе шәһәрдәшләрне атнаның һәр җомга көнендә кабул итә. Очрашуга алдан язылырга кирәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше хокуклары