Чаллы егетләрен армиягә озаттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетләрен армиягә озаттылар

«Шәһәр халкы сезнең белән горурлана һәм туганнарыгыз, якыннарыгыз белән 1 елдан өйгә кайтуыгызны көтеп кала», - диде Илья Зуев.

Чаллыда 90 егетне армия сафларына озаттылар. Җыелу урыны итеп, гадәттәгечә, «КАМАЗ» мәдәният йорты билгеләнде. Ата-аналар, дус-ишләр – һәммәсе бар. Егетләрне озатырга башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев та килде.

"Шәһәр халкы сезнең белән горурлана һәм туганнарыгыз, якыннарыгыз белән 1 елдан өйгә кайтуыгызны көтеп кала", - диде ул.  

Көзге чакырылыш 31 деабрьгә кадәр дәвам итә. Быел Татарстаннан 3 мең ярым егетне хәрби хезмәткә җибәрергә планлаштыралар. Алар Россия территориясе частьләрендә хезмәт куячак, СВОга җибәрелмәячәк, дип белдерә хәрби комиссариат. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев