Чаллы элеваторындагы һәләкәтнең сәбәпләре билгеле
17 августта бер эшченең гомере өзелгән иде
Әлеге һәләкәт турында узган атнада язган идек. Тукай районы прокуратурасы ачыклаганча, 17 августта кичке 20.00 сәгать тирәсендә погрузчик йөртүче эшкә алкоголь кулланган килеш килә. Ул рейс алдыннан медицина тикшерүе узмый, транспортны да техник яктан тикшерми. Ир-ат йөк ташу эшенә керешә, шул вакытта автопогрузчик ава, хезмәткәр транспорт чарасы астында кала, урында вафат була.
Тикшерү күрсәткәнчә, инцидент Чаллы элеваторы хезмәткәрләренең хезмәт саклау таләпләрен үтәмәве аркасында килеп чыккан.
Прокуратура таләбе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев