Чаллы эшмәкәре кеше алдап, 5 миллион ярым сум үзләштергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре кеше алдап, 5 миллион ярым сум үзләштергән

Ул очсыз бәягә төзелеш материаллары вәгъдә иткән булган.

Чаллы судында “Строй-Кирпич” компаниясе директоры Руслан Галиев эше карала башлады. Ул мошенниклыкта гаепләнә. Клиентларына кыска вакыт эчендә очсыз бәядән төзелеш материаллары кайтартырга вәгъдә итә. Әмма ышанычларын акламый. 5 миллион ярым сум тирәсе акча үзләштерә. Әлеге сумманың берникадәр өлеше генә зыян күрүчеләргә кире кайтарыла. 

Хәзер Руслан Галиев өй арестында. Аны 37 эпизод буенча хөкем итәчәкләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев