Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре махсус хәрби операция зонасына җыена

«Аллаһы боерса, улым белән очрашам», - ди ул.

Чаллы эшмәкәре Фәрит Зарипов беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядге хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырды һәм аны берничә тапкыр үзе илтеп тә кайтты.

Игелекле шәһәрдәшебез бер хәрби часть хәрбиләре белән даими элемтәдә тора. Хәрбиләргә кирәк-яракларны төрле юллар белән җибәрә. Бу изге эштә аңа гаиләсе, туганнары да булыша. Фәрит Зариповның улы егетләр янына әйберләр илтәргә киткәч, үз теләге белән шунда калган иде. Илдар бер елга контракт төзеде. "Аның егетләр янында буласы килде. Без каршы килмәдек", - ди Фәрит абый. 

Ул "Шәһри Чаллы" журналистына киләсе атнада улы хезмәт иткән частькә җыенуын әйтте. "Егетләргә кирәк әйберләр, тәм-томнар алып барам. Аллаһы боерса, улым белән очрашам", - диде ул. 

Шәһәрдәшебезнең изге ниятләре тормышка ашсын. Сәфәргә исән-сау барып кайтсын.

Фото Фәрит Зариповтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем