Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатинның зур сөенече бар
Ул 10 елдан соң беренче тапкыр әти булды.
Чаллы эшмәкәре, «Кыр кухнясы» һәм «Приют человека» проектлары җитәкчесе Рөстәм Гатин гаиләсендә күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Аларның уллары туды.
Без Рөстәмнең шатлыгын уртаклашып, уй-кичерешләрен сораштык.
– Без гаилә корганнан бирле, дөресрәге 10 ел бала көттек. Белүегезчә мин фикердәшләрем белән бергә 2,5 ел ярым ягъни 1000 көн махсус хәрби операция зонасында булдым. Билгеле бу эштә безгә шәһәр җитәкчелеге ярдәм итте. Бу эшне тәмамлап кайтканнан соң икенче айда хатыным Алсуның балага узганын белдек. Аллаһы Тәгалә безгә шундый зур бүләк ясады. Башта аның җенесен белмәдек, кем булса да дүрт ягы сәламәт булсын дип теләдек. Аллаһка шөкер 8 декабрьдә безнең беренче балабыз – улыбыз туды. Мин хатыныма теләктәшлек белдереп, бу шатлыкны ул социаль челтәрләрендә хәбәр иткәч кенә дусларыма хәбәр итәргә булдым.
Иң мөһиме: нәсел дәвамчым – улым сау-сәламәт. Әнисе дә тернәкләнеп килә. Әлегә нинди исем кушачагыбыз сер булсын. Мин түземсезлек белән кадерлеләремне өйдә көтәм. Карават, коляска – бөтен кирәк-яракларны алып куйган идек. Өйдә гел идәннәрне юып, тузаннарны сөртеп торам. Бәхет төенчеген тизрәк кулыма аласым килә. Мин чын ир-егет буларак йорт төзедем, агачлар утырттым, Аллаһ ризалыгы өчен эшләр башкардым. Хәзер үземне тулысынча баламаны тәрбиялүгә багышлыйм. Без хатыным белән моңа икебез дә әзер. Гаиләбезнең шатлыгын уртаклашкан дусларыбызга, туганнарыбызга рәхмәт, – диде бәхетле әти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев