Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре солдатларга йоклау өчен капчыклар тегә

Алар җил дә, кар да үткәрми.

Эшмәкәр Гөлсинә Садриеваның тегү цехында эш кайный. Тегүчеләрнең хәтта төшке ашка бүленергә дә вакытлары юк. Моңарчы алар солдатларга хәрби сумкалар (баул) тегеп җибәргән, хәзер йоклау өчен капчыклар. Заказлар бихисап. "Чаллыдан гына түгел, республиканың башка районнарыннан да эзләп киләләр", - ди эшкуар. Хәтта Новосибирск, Уфадан заказлар да кабул итәләр. Шушы көннәрдә генә Новосибирск мобилизацияләнүчеләренә 180 капчык озатканнар. Алда кышкы салкыннар. Хәрби операциядә катнашучыларны алдан кайгырта башларга кирәк, ди Гөлсинә Садриева. 


Йокы капчыкларын уңайлы һәм җылы итеп тегәләр. Махсус тукымалардан. Озынлыгы 2 метрдан артык. Әмма төргәч, күтәрергә уңайлы, җыйнак булып кала. 
-    Йокы капчыкларының тышы җил һәм яңгыр үткәрми торган материалдан. Капюшоны да бар. Тарттырып, башка киеп кенә куясың. Эче киҗү мамыктан һәм синтепоннан ясала. 300 граммлысы да, 400 граммлысы да бар. Алар 20-25 градус салкынга чыдам”, - ди эшмәкәр. 
Хәзерге вакытта шундый капчыкларга 2 мең данәгә заявка бирелгән. Көненә нибары 50 капчык тегәргә өлгерәләр. Тегүчеләргә кытлык бар. Әлеге проблема, кызганыч, бер Чаллыда гына түгел, илкүләмендә күзәтелә, ди эшмәкәр. 


-    Без батальоннар белән эшлибез. Үзебезнең егетләребез белән. Хәзер нәрсә кирәк, шуны гына җибәрәбез. Менә 170 костюм сорадылар. Тегеп озаттык.  Күпләп балаклавалар җибәрдек. Икенче партия заказны көтәбез. Хәзер перчаткалар, кышкы киемнәр кирәк булачак”, - дип сөйли Гөлсинә Садриева. 
Моннан тыш, цехта төрле сезонга хәрби киемнәр дә тегәләр. Берцылар, эчке киемнәр, балаклава... Мобилизация игълан ителгәннән бирле, киштәләре бушап тора. Ярый, узган ел күпләп алынган тукымалары булган. Шуларны кулланалар.   


Бүгенге вәзгыятьтән файдаланып, кайбер сәүдә үзәкләре хәрби киемнәрнең бәяләрен  күтәреп куйган. Гөлсинә Садриева узган елдагыча калдырган. “Запасым да җитәрлек әлегә, намусым да кушмый”, - ди ислам кануннары буенча яшәүне өстен куйган танылган эшмәкәр. Шәһәрдән Украинага җибәрелгән гуманитар ярдәм җыюда да ул зур өлеш кертә.  


-    Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән дөньяларыбыз гына тынычлансын иде. Ир-егетләребез гаиләләренә исән-сау йөреп кайтсыннар. Гаиләләренә сабырлык бирсен Раббыбыз. Хәзерге вакытта иң зур теләк шушы инде”, - ди Гөлсинә Садриева. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт