Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре тормыш иптәше эзли: «Көненә утызар хатын-кыз шалтырата»

«Мин хаталар ясарга яратмыйм», - ди ул.


Чаллыда «Ищу жену» наклейкасы ябыштырылган соры «Шевроле» машинасын күргәнегез бардыр. Шәһәр урамнарында еш очрый ул. Бу үзенә күрә бер танылырга теләүме, әллә инде чынлап та тормыш иптәше эзләү ысулымы? Кызыксынып, күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраттык. Трубканы 39 яшьлек эшмәкәр Артур Пименов алды. 

– «Ищу жену» язуы белән йөрергә бөтенесе дә кыюлык тапмый. Ничек андый белдерү элергә булдыгыз?
– Мине күпләр белә. Депутат һәм күп тапкырлар аның ярдәмчесе булып эшләгәнем бар. Шуңа күрә миңа кыенсыну хас түгел.

– Тормыш иптәше күптәннән эзлисезме? 
– Мондый наклейканы 6 ел элек, бергә яшәгән хатын-кыз белән ташлашкач, машина тәрәзәсенә ябыштырган идем. Дуслашкач – куптарып ташладым. Берничә елдан соң тагын аерылыштык. Узган ел Сабан туе көнне кабат беркеттем. Бу язу игътибарны җәлеп итеп кенә калмый,  күпләрнең кәефен дә күтәрә. Үтеп баручы абый-апалар куып җитеп, куллары белән «Во» дип күрсәтәләр, «Молодец, булдырасың», – диләр. Аларның елмаюларын күрү минем дә күңелгә рәхәтлек бирә.

– Гадәти рәвештә танышып булмыймы?
– Мин эшмәкәр. Юллар төзелеше, инерт материаллар, махсус техника сату белән шөгыльләнәм. Олы Шилнәдә үз йортым белән торам. Дистанцион рәвештә эшлим. Танышып, очрашып йөрергә мөмкинлегем юк. Шуңа күрә шундый танышу ысулы сайларга булдым.

– Үзегез турында сөйләгез әле. 
– Өч югары белемем бар. 18 яшьтән үк эшли башладым – туклану өлкәсендә җитәкче идем. Зур заводларны ризык белән тәэмин иттем. «Хайер» заводы ачылышы вакытыннан алып, берничә ел рәттән эшчеләрен ашаттым. Тормышта мин күп үрләргә ирештем дияргә була. Америкада, Төркиядә яшәп алдым. Хәтта Төркиядә фатирым да бар. Бүгенге көндә үз-үземә эшлим. Үзем җыештырам, үзем ашарга пешерәм... песиләрем бар, тавык та карыйм. Участогымда буа бар - балыклар йөзеп йөри.

– Шундый тырыш ир-атны ничек һаман «эләктермәгәннәр»?
– Мин болында өзелмәгән чәчәк сыман. Миңа дигәнен очратмадым әле.

– Шалтыратучылар күптер?
– Көненә утызар хатын-кыз яза. Шушы көннәрдә Казанга барып кайткан идем, 83 шалтырату һәм язучы булды. Ялгыз кешеләр күп икән дигән нәтиҗәгә килдем. Кияүгә чыгарга теләүче хатын-кызлар бик күп. Әмма араларында тормыш итәрлеге юк шул. 

– Ничә яшьтәгеләр шалтырата?
– 14 яшьтән алып 50 яшькә кадәр гүзәл затлар шалтырата. 50%ы – 40 яшьтән узган хатын-кызлар. Төрлесе бар. Тормышта үз тырышлыклары белән югары дәрәҗәләргә ирешкәннәре дә, кеше хисабына яшәргә теләүчеләр дә, фахишәләр дә... Авыр тормышларыннан качып, ак атка атланган «принцка» кияүгә чыгарга хыялланучылар да бар. Тәкәббер хатын-кызлар да күп. Андый «принцессалар», «барышняларны» читләтеп узуларын сорыйм. Тәкәббер кешеләрне һич яратмыйм. 

– 14 яшьлекләр дә шалтырата дисез... гаҗәп!
– «Кызым, сиңа кияүгә чыгарга иртәрәк түгелме соң?» – дим. Акча кызыктырадыр инде аларны. Байлыкка мөкиббән киткән хатын-кыз белән аралашуымны аңлагач, күңелемә шундый авыр булып китә. Мондый очракта мин очрашуны озакка сузмыйм. 

– Язган-шалтыраткан бөтен хатын-кыз белән дә очрашып карыйсызмы?
– Юк, әлбәттә. Моның өчен вакыт та җитмәячәк. Мин үземчә «кастинг» үткәрәм. Башта фотоларын карыйм. Ошатсам, җавап язам. Аралашабыз. Соңыннан инде күрешеп карыйбыз. Анда да барысы да гади генә уза. Очрашуга гади генә киенәм. Әйтик, спорт киеменнән. Иске 12нче модель «ВАЗ» машинасына утырам. 

– Сынап карыйсыз. Хәлле икәнегезне күрсәтмисез, димәк...
– Юк, беренче көнне үзем турыда сөйлим. Яшермим. Ялганны яратмыйм мин. Очрашып, паркта яки машинада йөрибез. Кайберләре: «Нигә ресторанга бармыйбыз?» – диләр. Мин 20 ел буе ресторатор булган кеше. Өйдә пешерелгән ризыкны гына ашыйм. Әгәр дә мин аларны кафе-рестораннарга йөртә башласам, миңа шуның өчен генә эшләргә туры киләчәк. Мин рациональ кеше. Әҗәткә алынган акчага чәчәк бүләк итүче 20 яшьлек егет түгел. Иртәгә миңа эндәшмәячәк хатын-кызга бриллиант алып бирүгә караганда, керем китерәчәк трактор сатып алуны өстен күрәм. Акчаны мин булачак гаиләм өчен калдырам. Гаиләмә бүләкләр алырга, аларны сөендерергә әзер. Әмма монда да аңлы рәвештә.

– Сез нинди тормыш иптәше эзлисез соң?
– Минем өчен хатын-кызның тәртипле, акыллы булуы һәм тәмле итеп ашарга пешерә белүе мөһим. Әйтүемчә, шәхси йортта торам. Шуңа күрә хуҗалык та тота белергә һәм тулы тәрбияле гаиләдә үскән булырга тиеш.

– Яшь ягыннан чикләүләр бармы? 
– Минем зур гаилә корасым, өч бала әтисе буласым килә. Булачак тормыш иптәшем бала табарлык яшьтә булса, яхшы булыр иде. Шулай ук зифа буйлы булуы да шарт. Моңарчы очрашкан кызларым да модель сыман иде. Танышларым: «Каян табып бетерәсең мондый кызларны?» – дип аптырыйлар иде. Шуңа күрә бу планкадан төшәсем килми. Язган кызларның күбесе яшь ягыннан туры килми. Шулай да аларның кайберләре белән дусларча аралашабыз. Теләкләре булса, ялгыз дусларым белән дә таныштырам.

– Таләпләрегез катгый түгелме? Үзегезнең холкыгыз нинди?
– Иң беренче чиратта җитәкче мин. Баштагы мәлдә йомшак була алмасмындыр. Аның өчен кешегә бик каты гашыйк булырга кирәктер. Мин 12 ел язылышмыйча бер хатын-кыз белән тордым. Танышканда аңа 18 яшь, миңа 25 иде. Яшь ярымлык баласы бар иде. Аңа бер күрүдән гашыйк булдым. Аны да, баласын да тәрбияләп үстердем дияргә була. Шуңа күрә гаилә тормышы нәрсә икәнен беләм. Тәҗрибәм бар.

– Ник аңа гына өйләнмәдегез?
– Без бер-беребезне бик ярата идек. Аерым торган чаклар да булды, аннан тагын кушылдык. Мөнәсәбәтләр үзгәрде. Шул... Тавыш-гаугасыз аерылыштык. Хәзер ул Калининградта яши.

– Хәзер язучылар арасында күңелегезгә хуш килгәне бардыр бит?
– Берничә кыз ошый. Язышабыз, аралашабыз. Мин гаилә коруга бик җитди карыйм. Бер тапкыр гына өйләнергә җыенам бит. Аерылу турында сүз дә булырга тиеш түгел. Мин хаталар ясарга яратмыйм.

– Уңышлар сезгә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрләр яучы