Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәренә хәрбиләр медаль җибәргән

«Бу командабызның уртак хезмәт нәтиҗәсе», – ди Фәрит Зарипов.

Чаллы эшмәкәре Фәрит Зарипов махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтүне беренчеләрдән булып оештырды һәм кирәк-яракларны 10 тапкыр үзе илтеп тә бирде.

Бу игелекле эшне ул бүген дә дәвам итә. Хәзер юл чыгымнары күп булу сәбәпле, үзе бармый. Хәрбиләргә кирәкле әйберләрне тиз арада почта яисә башка ысуллар белән җибәрәләр. 

Шушы көннәрдә Фәрит Зарипов сөенече белән уртаклашты.

«150нче мотоукчылар девизиясе безнең командага рәхмәт йөзеннән «Волонтеру России» медале, хәрби частьтән рәхмәт хаты һәм 102нче полкның шевронын җибәргән. Бу бүләккә командабыздагы һәр кешенең өлеше кергән. Хәрбиләребезгә авыр вакытта матди һәм рухи яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Бу бүләк безнең бар нәрсәне вакытында һәм тиешенчә башкаруыбызны тагын бер кат дәлилли. Без егетләребезне кыенлыклар белән берүзләрен генә калдырмадык. Игелекле эшләр дәвам итәчәк», – диде ул. 

Фотолар Фәрит Зариповтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция