Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре 100 мең сум хезмәт хакы түли

Эшмәкәрләр үз эшләренең уңышлы булуына 200% ышана.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы эшмәкәрләренең актив булуын әйтте. Ул сәүдә-сәнәгать палатасында «Үсеш» сәнәгать паркының өченче чиратына резидентлар сайлау  буенча киңәшмәдә җитди проектлар барлыгы турында сөйләде.

– Инвестицияләр, эш урыннары буенча көчле эшмәкәрләр бар. Безгә дүртенче сәнәгать паркын ачырга туры килергә мөмкин әле, чөнки өченче паркта җирләр резидентларга караганда аз. Эшмәкәрләр запас частьләр алганнар, план төзегәннәр, безне ашыктыралар. Бер предприятие җитәкчесе Вера Щербинина машина төзелеше, меттал эшендә ир-артларга караганада да яхшырак белә. Эшмәкәрләр үз эшләренең  уңышлы булуына 200% ышана.  Җитештерү күләме арта, эш 3 сменада оештырылган, хезмәт хакы 50-60 мең сум. Шимбә көннәрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 100 мең сумга да җитә, –  диде мэр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кече һәм урта эшмәкәрлек