Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы фестивалендә бер кешене 50 мең сумга киендерәчәкләр

Шәһәрдә “Чаллыда җитештерелгән” фестивале оештырылачак.

21 май көнне Гренада паркының “Җиңү” манежында “Чаллыда җитештерелгән” җиңел сәнәгать фестивале узачак. Аның максаты бер – үзебезнең җитештерүчеләр белән таныштыру, аларның продукцияләрен таныту, сату. Узган ел фестиваль Азатлык мәйданында оештырылды (моннан укый аласыз). Анда Чаллы эшмәкәрләре һәм кул осталары гына катнашты. Быел күбрәк. Кукмара, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск шәһәрләреннән дә киләчәкләр. Инде 100гә якын кеше катнашу теләге белдерде.

Фестиваль оештыручы, эшмәкәр Евгений Ивлев әйтүенчә, чарада кызыклы мастер-класслар көтелә. Балалар өчен уен зоналары эшләячәк. Концерт була. Иж ахырда 50 мең сум акча уйнатачаклар. Әлеге суммага стилист Регина Муратова ярдәме белән кием сайлау мөмкинлеге булачак. 

“Чаллыда җитештерелгән” фестивале сәгать 11:00дән 19:00гә кадәр эшләячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрләр тегүче