Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филармония директоры Нәфисә Әхмәтшина: «Сынаулар чыныктырды»

Чаллының мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга көтелә – 24 октябрь көнне шәһәр филармониясе беренче иҗат сезонын ача.

«Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы тамашачысының мәхәббәтен яулаган профессиональ коллективлар һәм солистлар чыгыш ясаячак. Филармония кемнәрне берләштерә, нинди мөмкинлекләр бирә, аның эшчәнлегенең үзенчәлеге нәрсәдә? Бу хакта аның директоры, Казан дәүләт консерваториясендә белем алган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Әхмәтшина белән әңгәмә кордык.

– Нәфисә Исхаковна, инде бер ел Чаллының да үз филармониясе бар. Моңа ничек ирештегез?

– Кадрлар кытлыгы этәргеч булды. Мин 16 ел 4нче музыка мәктәбен җитәкләдем. Шәкертләрем Дамир Закиров, Рузил Гатин, Альбина Апанаева, Илгиз Зәкиев – танылган җырчылар. Бик күп укучыларым югары уку йортларында укый, аннары үзләре анда белем бирә, илебез сәхнәләрендә чыгыш ясый. Тик шунысы кызганыч, алар Чаллыга әйләнеп кайтмый. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов белән яшь белгечләрне җәлеп итү юллары турында уйлаша башладык. Институтны тәмамлаган артистларның беренче чиратта сәхнәдә чыгыш ясыйсы килә, аннары инде алар укытуга да алына. Шуңа күрә филармония идеясе барлыкка килде.

– Сездә нинди коллективлар, артистлар эшли?

– Филармонияне профессиональ музыка үзәге дип атыйсым килә. Бездә һөнәри белемле, музыка белән яшәүче 100дән артык кеше эшли. Без оештырган чараларда шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш «Визит» эстрада-джаз оркестры чыгыш ясый. Алар яңа, масштаблы әсәрләр әзерли, вокалистлар белән актив эшли. Әлеге зыялы коллективның шәһәрдә абруе бар – алар 16 ел иҗат белән шөгыльләнә, киләчәккә дә планнары зурдан. Якын арада Мөслим Магомаев концерты, аннары Раштуага, Владимир Высоцкийга багышланган чаралар үткәрергә торабыз.
 Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге милли уен кораллары оркестры август аенда гына оешты. Анда Казан, Уфа, Петрозаводск, Саранск, Йошкар-Ола, Санкт-Петербург уку йортларын тәмамлаган талантлы студентларны чакырдык. Барысы күп төрле бәйгеләр лауреатлары. Инде август азагында оркестр Азатлык мәйданында чыгыш ясады, тамашачылар аларны күтәреп алды. Егетләр-кызлар ут кебек, бер-бер артлы яңа программага алыналар.
 Шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш «Мизгел» җыр театры тиздән үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. 
Эльвира Федорова җитәкчелегендәге «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбле рус халык сәнгатен саклау, үстерү өлкәсендә зур хезмәт куя. Ансамбльнең солисты – Башкортостанның атказанган артисты Нурислам Яхин, Ольга Лахнованың үз тамашачысы бар.

Бер программабыз да күңел ачу-театраль юнәлештә эшләүче «Мы» иҗат төркеменнән башка узмый. Аның җитәкчесе Светлана Әхмәдҗанова. 

– Солистларыгыз турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Күптән түгел безгә бик матур, мелизматикага бай тавышлы Миләүшә Фазылҗанова килде. Ул Римма Ибраһимовада укыган. Тамашачыны яраттыра белә. Казаннан кайткан опера театры солисты Алсу Идрисованы билгеләп үтәсем килә – ул затлы драматик сопрано тавышка ия.

Сезон ачу концертында укучым Динар Шәрәфетдинов та (Дәниф Шәрәфетдиновның улы) татарча һәм классик җырлар белән чыгыш ясаячак. Ул Казанның джаз оркестры солисты, бүгенге көндә консерваториядә белем ала. Леонид Скороходов, Ольга Лахнова, Нурислам Яхин, Алишер Додарбеков, Рөстәм Асадуллин кебек талантлы солистларыбыз белән горурланабыз.

– Иҗат сезоны дәвамында гастрольләр планлаштырасызмы?

– Әйе, ел дәвамында Чаллының бар иҗат мәйданчыкларында чыгыш ясаудан тыш, Татарстан һәм Россиянең кайбер шәһәрләренә концертлар белән барырга торабыз. 

– Белүемчә, сез «Мастеровые» театрының элеккеге бинасында эшлисез?

– Әйе. Бүгенге көндә бинаның түбәсен яңарттык, эчке якта да ремонт көтелә.

– Нинди авырлыклар, каршылыклар булды?

– Башлаганда авыр булды – эш күп, бер нәрсәбез дә юк иде. Тик сынауларны үттек, бу безне чыныктырды. Спонсорларыбыз ярдәме белән миллионнан артык сумга халык оркестрына уен кораллары алдык, музыка мәктәпләре дә инструментлар бирде. Үз аранжировщикларыбызны, тавыш режиссерларын үстерәбез. Хәзер без тулысы белән иҗатка чумдык.

/ Фото шәһәр филармониясеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев