Чаллы һәм Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядәгеләр өчен «УАЗ Патриот» сатып алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядәгеләр өчен «УАЗ Патриот» сатып алды

Хәрби операция зонасына җибәргәнче, машинага сазлы, карлы, баткак урыннарда тест-драйв оештырганнар.

Татарстанда ялда булган хәрбиләргә «УАЗ-Патриот» автомобиле тапшырдылар. Машинага Чаллы хәрбиләре өчен аларның туганнарыннан һәм якыннарыннан исемле посылкалар да төялгән. Ир-егетләр тиздән махсус хәрби операция зонасына китәчәк. Автомобильне сатып алу һәм аңа капиталь ремонт үткәрү өчен акчаны Чаллы һәм Әлмәт кешеләре җыйган. 

«УАЗ – Патриот» махсус хәрби операция зонасында кирәкле нәрсә, дип китерә «Чаллы-24» телеканалы хәрбиләрнең сүзләрен. «Юлсызлык шартларында хәрәкәт итәргә туры килгәндә, бөтен җирдән дә йөри ала торган машина безгә бик зур ярдәм булачак», - дип аңлатты Крас кушаматлы хәрби хезмәткәр.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев