Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп узучы юл түләүле булачак

Бу хакта «Татар информ» хәбәр итте.

Автомобиль юлының Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп уза торган өлеше тиздән «Автодор» идарәсенә күчәчәк һәм өстәмә инфраструктура элементлары урнаштырылганнан соң түләүле булачак. Бу хакта дәүләт компаниясе башлыгы Вячеслав Петушенко «Коммерсант»ка биргән әңгәмәсендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Башкортостандагы биш авылны, Татарстандагы Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узучы юлны якын арада безгә тапшырачаклар. Без бу юлларда төзекләндерү элементлары, шул исәптән хайваннардан саклый торган челтәрләр һәм башка куркынычсызлык элементларын урнаштырачакбыз һәм юлн түләүле итәчәкбез», – диде ул.

Ул ни өчен М12 трассасын тулысынча түләүле итмәүләрен аңлатты. Закон альтернатив түләүсез юл булуны таләп итә, ә аны барлык участокларда да тәэмин итеп булмый, диде Петушенко. «Чаллыны һәм Башкортстандагы биш авылны урап уза торган юлларның альтернативасы бар, калган участокларда ул юк», – дип өстәде дәүләт компаниясе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллар ремонтлау Түләүле юл