Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Тукай районында кайсы бакчаларны су басарга мөмкин?

«Көн саен дежур торабыз», - ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

«Бережок» су астында калырмы? 
Чаллының «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык ширкәтләре дә елдагыча куркыныч астында. 2020 елда көчле ташу нәтиҗәсендә «Бережок»тагы 120 участок зыян күрде. «Энергетик» ширкәтендәге берничә йорт хәтта су астында калды. 

«Безнең бакчачылык ширкәте Камадагы су биеклеге белән бәйле. Дамбадагы гидрокорылмалар төзек түгел, тиешенчә эшләмиләр. Ул төзек булып, клапаннарны вакытында ябып куйсалар, су Камада калыр, безнең буаларга акмас иде. Яр буенда урнашкан бакчаларны су басмас иде», - ди «Бережок»  бакчачылык ширкәте рәисе Янна Фәхразиева.

Хәзер Кама елгасында су биеклеге түбән, куркырлык урын юк, ди ул. Шәһәр җитәкчелеге дә әлеге проблеманың контроль астында булуын искәртә.   
«Көн саен дежур торабыз. Су күләме әле артмады. Су дәрәҗәсен көйләүче клапаннар нормада, су суырту станцияләр сафта», - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев та.

«Куркыныч түгел, әмма әзер торырга кирәк»
Тукай районында да бакчачылар гадәттән тыш хәлгә әзер тора. Аеруча «Литейщик», «Нектар», «Бытовик» кебек бакчачылык ширкәтләре куркыныч астында. Икесе аша да Шилнә елгасы ага.  

14 ел элек көчле ташу нәтиҗәсендә, биредә күп кенә участоклар зыян күргән. Хәтта күпер су астында калган. 
 “Ул вакытта су күпердән 1 метр биеклеккә күтәрелде. Бакчачылар өйләренә Ильбухтино аша урап кайтырга мәҗбүр булды”, - дип искә ала ширкәт рәисе урынбасары Бинарис Сафин.

Быел елга күтәрелмәде, дип сөенә ул. Әмма җирдә әле кар ята. Көннәр җылыту белән ни буласы билгеле түгел. 
«Без ташуга алдан әзерләнәбез. Узган ел «Литейщик», «Нектар» бакчачылары көзге өмәләр уздырдылар. Елганы корыган агач-ботаклардан, чүп-чарлардан чистарттылар. Шуңа күрә проблемалар булырга тиеш түгел. Агымсуга комачаулаучы әйберләр юк”, - ди Кама аръягы төбәкара җәмәгать оешмасы рәисе Дмитрий Волков. 

1 майда бакча сезоны башлана. Ул вакытка карлар эреп, язгы ташулар да бетәр, дип ышана ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев