Чаллы янгын-коткару отрядында - яңа җитәкче
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янгын-коткару отрядында - яңа җитәкче

Кем икән ул?

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген Чаллының янгынга каршы дәүләт хезмәте 15нче янгын-коткару отрядының яңа башлыгы белән таныштырды. Ул – 33 яшьлек Алмаз Мифтахетдинов. Моңарчы янгын сүндерүчеләр җитәкчесе Рөстәм Юмагуловның урынбасары булып хезмәт итә. Рөстәм Юмагулов лаеклы ялга киткәч, бер елга якын янгын-коткару отряды башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкара.

"Аның кеше гомерен саклап калуда өлеше зур. 53 комплекстагы шартлау, Минзәлә районында самолет егылып төшүе булсынмы - бөтен коткару операциясендә ул үзе катнашты. Читтән карап тормады. Мин үзем күрдем. Кулына рация тотып, башка коткаручылар белән кеше гомерен саклап калуда катнашты. Минемчә, аннан командир чыгачак", - дип бәяләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев