Чаллы янында чүплек ясарлармы?
Мэр әлеге сорауны игътибар үзәгенә алырга кушты.
Шәһәр Советы утырышында депутат Татьяна Гурьева чүплек темасын кузгатты. Шәһәрдән 5 км ераклыкта чүпләрне аралау комплексы төзергә уйлыйлар. Моны булдырмау өчен ул җитди адымнар ясарга кирәклеген әйтте.
«Әлеге комплекс шәһәргә бик якын булачак. Ул Чаллының экологик торышына да, сәламәтлеккә дә зыян салачак. Шәһәрдә ансыз да онкологик һәм башка чирләр белән авыручылар күп. Комплексны тауда ясамакчылар. Ордиушка елгасы зарарланачак, ул Шилнә елгасы белән тоташа, соңыннан Камага да эләгә. Елгалар янында бакчачылык ширкәтләре. Пычрак сулар аларның тормышына тискәре йогынты ясаячак», – ди депутат.
Татьяна Гурьева әйтүенчә, аңа шәһәр советының элеккеге депутаты Илдус Камалов мөрәҗәгать иткән. Ул шәһәр, республика, Россия галимнәре белән бәйсез экспертиза үткәрергә кирәк дип саный.
«Актив шәһәрдәшләр чүплек аралау проекты буенча фикер алышулар уздыруны сорый. Җитәкчеләр колак салыр дип өметләнәм. Чаллының 400 еллыгын кеше тормышы өчен куркыныч чүплек ачылышы белән билгеләп үтәргә туры килмәсен, – ди ул.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев әлеге сорау Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев белән очрашуда да күтәрелде, дип искәртте. Тик бу сорау шәһәр вәкаләтендә түгел.
«ТР Дәүләт Советы депутатларын әлеге сорауны республика күләмендә күтәрүләрен сорар идем. Шәһәр прокуроры Тукай районы күзәтчелек ведомствосы җитәкчелеге белән берлектә депутат мөрәҗәгатенә игътибар итүләрен сорыйм», – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев