Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хәбәр итте.
Тикшерү материалларына караганда Тукай районындпа яшәүче ике кеше интертнет аша наркотиклар сату белән шөгыльләнүче оешкан төркем составына кергән.
Алар бер шәхси йорттагы лабораториядә сату өчен 3 килограммнан артык мефедрон әзерләгән.
Хокук саклау органнарында эшләүчеләр шлеге лабораториядән химик матдәләр, прекурсорлар һәм лаборатория җиһазларын алганнар.
Нәтиҗәдә наркотикларны законсыз җитештерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаепләнүчеләргә 15 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Нет комментариев