Чаллы янындагы авариядә бала һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы авариядә бала һәлак булды

Аңа 1,6 яшь булган.

Кичә 17 сәгать 30 минутта Тукай районында юл-транспорт һәлакәте булды. Опель машинасын йөртүче идарә итүне югалту нәтиҗәсендә юл буендагы баганага бәрелде.

Машина йөртүче һәм ике пассажир - хатын-кыз белән бала зыян күрде. Алар хастаханәгә озатылды.

Табибларның тырышлыгына карамастан, алган җәрәхәтләрдән кыз бала вафат булды.

Әлеге авария буенча прокуратура тикшерү башлады.

 


прокуратура рт бала үлеме Юл -транспорт һәлакәте

Нет комментариев