Минзәлә районы юлында ике кешенең гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә районы юлында ике кешенең гомере өзелде

Ике бала төрле җәрәхәтләр алды.

М7 трассасының Минзәлә районы территориясендә юл-транспорт һәлакәте булды. Ford Focus машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламыйча каршы як полосага чыгып, Sitrak фурасына бәрелде. Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүче һәм аның бер пассажиры урында вафат булды. Өч кеше, шул исәптән 7 айлык һәм 15 яшьлек бала төрле тән җәрәхәтләре алды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспорт һәлакәте үлем китем

Нет комментариев