Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Яр буе плитәләренә рәсем ясар өчен Белоруссиядән үк киләчәкләр

Шәһәрдә урам графикасы фестивале узачак.

Чаллының Ф. Табеев исемендәге Яр буенда үзенчәлекле чара көтелә. 20 май көнне “Ачык галерея” урам графикасы фестивале узачак. Ягъни яшь рәссамнар тезелеп киткән таш плитәләренә үз рәсемнәрен төшерәчәк. 

“Барлыгы 39 плитәгә графика төшерәчәкләр. Урам рәссамнары үзләренең талантлары, иҗатлары белән якыннан таныштыра алачак. Тагын 10 плитә буш кала. Анысына да фестивальдән соң рәсем төшерү мөмкинлеге бирәчәкбез”, - ди шәһәрнең Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов.

Әлеге фестиваль халыкара статусын алды. Чөнки биредә катнашырга Чаллы егет-кызлары гына түгел, Белоруссиядән дә теләк белдерделәр. Шулай ук Санкт-Петербург, Ижау һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән дә киләчәкләр. Барлыгы 80 катнашучы. 

Таш плитәләренә нинди рәсем төшереләчәге инде билгеле. Алар Чаллы шәһәренең үзенчәлеген чагылдырачак, мәдәният, милли тематика урын ала. Фестиваль алдыннан 3 тематика тәкъдим ителде: "Кама буе шәһәре", "Туган як мәдәнияте һәм традицияләре", "Чаллы яшьләре".

“Мондый фестивальләр ярдәмендә яшьләргә иҗат итәргә стимул бирәсебез килә. Максатыбыз рәссамнарның иҗатын уңай якка юнәлтү. Стиль ягыннан чикләүләр куймадык. Бердәнбер теләгебез шул иде: Татарстан, Чаллының уникаль якларын заманча күзлектән күрсәтү”, - ди шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева. 

“Ачык галерея” фестивале сәгать 10:00дән 20:00гә кадәр булачак. Бу көнне шәһәрдәшләрне зур концерт программасы көтә. Яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Моннан тыш, брейк-данс, ди-джейлар үз осталыкларын күрсәтәчәк. Ярминкә һәм мастер-класслар да көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль рәссам