Чаллы яшьләре 3,5 млн сум акча отты
500
0
Бу акчалар нәрсәгә тотылачак?
“Росмолодежь.Гранты 1 сезон” проектының нәтиҗәләре билгеле. Чаллының биш вәкиле федераль грант ярдәменә ия булды. Бу эшкә җәлеп ителгән акчаның гомуми суммасы 3 525 117 сум тәшкил итте. Бу акчаларга социаль-әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылачак.
Любовь Архипова «Родноймаршрут.РФ: яңа сезон» медиапроектын үстерүгә 872 144 сум күләмендә грант алган. Проект җирле туризмны популярлаштыруга һәм халыкны төбәкнең мәдәни мирасы белән таныштыруга юнәлтелгән.
Виктория Андриянова "Матур" матурлык һәм ышаныч мәктәбен булдыруга 474 679 сум җәлеп итте. Мәктәп яшьләр белән эшләячәк, үз-үзенә ышаныч һәм үз-үзен күрсәтү күнекмәләрен үстерәчәк.
Дарья Даньшина "Юрий Белоусов исемендәге туризм, спорт һәм актив ялгаилә фестивале" оешмасына 969 636 сум отты. Фестиваль буыннар арасында элемтә, сәламәт яшәү рәвеше культурасын булдыруга юнәлдерелгән.
Руслан Матурин 296 911 сумны физик мөмкинлекләре чикле яшьләр һәм үсмерләр өчен квиз-уеннар үткәрүгә тотачак.
Анастасия Смолькова 911 747 сумга «Мастерская переговоров» проектын гамәлгә ашырачак. Бу проект аралашу күнекмәләрен ныгытырга ,конфликтларны чишәргә өйрәтә.
Татарстан республикасыннан барлыгы 47 проект акчалата грант алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев