Чаллыда яшьләрне пешерергә өйрәтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшьләрне пешерергә өйрәтәчәкләр

63нче микрорайонда яшүсмерләр клубы ачыла.

“Яшүсмерләр өчен клуб яңа уку елыннан эшли башлаячак. Биредә спорт клубы, остаханә, театр залы, хәтта аш-су пешерү студиясе булачак. Яшүсмерләр һәм яшь әниләр күңелләренә хуш килгән шөгыль сайлый алачак”,  – ди яшьләр идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева. 

Заманча яшүсмерләр клубы 63нче микрорайондагы торак йортның беренче катында урнашачак. Бүлмәләрдә әлегә ремонт бара. Эшләр 60 процентка башкарылган. Ремонт барышы белән шәһәр Советы депутатлары танышты. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш яшьләр тормышы

Нет комментариев